главное здание ГАУЗ ЕЦРБ


ВНИМАНИЕ! С 24.05.22г. введен в эксплуатацию НОВЫЙ официальный сайт ГАУЗ "ЕЦРБ" - https://elabcrb.tatarstan.ru. Сайт http://elacrb.narod.ru - недействующий.

Алабуга үзәк район хастахнәсе барлыкка килү

Алабугада 10 койкага исәпләнгән шәһәр хастаханәсе төзелгәч, 1827 елны Алабуга районы медицина тарихы башлану дип санарга кабул ителде.

Архив документлары нигезендә, «ул шәһәр җәмгыятенә караган бер катлы агач йортта урнашкан. Барлык бина 2 палатадан инвалидлар һәм граждан ведомствосы  затлары өчен һәм бер арестант бүлмәсеннән торган". 1827 елда Алабуга шәһәрендә больница белән бергә беренче даруханә ачыла.

Алабуга земствосы өяз халкына медицина ярдәмен якынайтырга актив омтылган һәм елдан-ел диярлек аның үтемлелеген арттырган.  XIX гасырның 80 нче еллары Можга (1887) һәм Варзиятчин (1889) яңа хастаханәләре ачылу белән истә кала. 1881 елда сәүдәгәр Корней Щербаков һәм инглиз Кызыл Хачының Халыкара фонды акчасына 16 ятакка Костенеево земство хастаханәсе төзелә башлый.

ХХ гасыр башына Алабугада 45 ятакка исәпләнгән земство хастаханәсе, 50 ятакка исәпләнгән рухи авырулар бүлеге, ике даруханә булган. Ветеринария табибы һәм өч фельдшер эшләгǝн.

1920 елда Алабуга өязе ТАССР составына керә. 1924 елда туберкулез, тире-венерология һәм трахоматоз бүлекләре белән социаль диспансер ачыла, аның баш табибы П.П. Георгиевский була.

1928 елда балалар консультациясен ачу Алабуганың балалар халкына дәвалау-профилактик ярдәм күрсәтүне оештыруга нигез сала.

Шәһәрнең сәламәтлек саклау системасын ныгыту өчен алшарт булып аның тирәсендә нефть чыгару урыннарын ачу тора. 1976 елда 240 урынга исәпләнгән стационары һәм сменага 500 кешегә исәпләнгән шифаханǝсе булган хастаханǝ файдалануга тапшырылган.

Соңрак 60 койкага исәпләнгән йогышлы авырулар бүлегенең  аерым бер бинасы ачылган, сменага 300 кешегә исәпләнгән хатын-кызлар консультациясе, берничә яңа ФАП ачылган.

.Хәзерге вакытта Алабуга үзǝк район хастахнәсе - район халкына 35 белгечлек буенча медицина ярдәме күрсәтүче күппрофильле дәвалау оешмасы. Учреждение составында - клиник, ярдǝмче һәм диагностика бүлекчәләре булган стационар, поликлиника, балалар поликлиникасы, травматология пункты, тире-венерология бүлеге, наркология бүлеге, Морт участок хастаханәсе, Костенеево табиб амбулаториясе, Лубян участок хастаханәсе, Танайка табиб амбулаториясе, ашыгыч медицина ярдәме станциясе, трансфузиология кабинеты, 22 фельдшер-акушерлык пункты, 11 мәктәп медицина кабинеты һәм 2 сәламәтлек саклау пункты  бар.

Шәһәр һәм районның халкына амбулатор-поликлиника ярдәме күрсәтүче поликлиника сменага 1375 кешегә (филиаллар белән) исәпләнгән. Ул 55 медицина ярдәме төре буенча лицензиягә ия. Ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме курсǝтү станциясендә тәүлек буе эшли торган биш бригада (берсе – табиб һәм дүрт фельдшер) оештырылган. Елына 25 мең чыгу гамәлгә ашырыла.

Соңгы унъеллыкта районда барлыгы 13 яңа ФАП төзелде, шул исәптән 10сы – модульле технология буенча; патолого-анатомия бүлегенең модульле бинасы һәм өч модульле табиб амбулаториясе бинасы.

Хосусый-дәүләт партнерлыгы кысаларында «Кама аръягы» диализ клиникасы һәм  район  үзәк хастахнәсе арасында 2018 елда амбулатор гемодиализ үзәге ачылды, анда түләүсез медицина ярдәме хезмǝтлǝре  дәүләт биреме кысаларында күрсәтелә.

Районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 153 табиб һәм 785 урта медицина хезмәткәре, шул исәптән ТРның атказанган табиблары  һәм ТРның  сәламәтлек саклау отличниклары  эшли.

Ике табибка «Алабуганың Мактаулы гражданины» исеме бирелде – 41 ел эшләгән гинеколог А. Н. Фирсовага һәм 50 еллык эш стажы булган хирург Т. М. Сабировага.

Үлгәннән соң бу исем табиблар А.С. Каллистовка, Н.В. Швалевка, Л.П. Нечаевка бирелде. Моннан тыш, хирурглар Н.В. Швалев һәм Л.П Нечаев турындагы  истǝлек Алабуга урамнары исемнәрендә мәңгеләштерелгән.

2020 елның 6 апреленнән Алабуга Yзǝк район хастахнәсе  белǝн  Сәфәров Рамил Рәфхәт улы җитәкчелек итә.