главное здание ГАУЗ ЕЦРБ


ВНИМАНИЕ! С 24.05.22г. введен в эксплуатацию НОВЫЙ официальный сайт ГАУЗ "ЕЦРБ" - https://elabcrb.tatarstan.ru. Сайт http://elacrb.narod.ru - недействующий.

Алабуга үзәк хастаханәсе штаты яшь белгечләр белән тулыланды 

«Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» илкүләм проекты аркасында безнең хастаханәгә яңа белгечләр килә тора. 

2021 елда 23 табиб, 153 урта медицина хезмәткәре эшкә алынган иде, быел 4 табиб һәм 6 шәфкать туташы килде. 

Яшь белгечләрнең берсе — сырхауханәнең консультация бүлегендә эшләүче хирург Макашмо Мөбарәкша улы Азичаев. Медицинага барасын ул мәктәптән үк белгән. Акушер-гинеколог булып, бар гомерен шул өлкәгә багышлаган, 1985 елдан безнең хастаханәнең хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләүче әнисе аның өчен үрнәк булып тора.

— Абыем, әти юлыннан китеп, хәрби һөнәр сайлады. Ә мин һәрвакыт табиб булырга хыялландым — ул кешеләргә ярдәм итә, аларның тормышларын саклап кала, — ди Макашмо Мөбарәкша улы.

Һөнәр сайлаганда, хирург буласын уйламый әле, ләкин таныша башлагач, нәкъ менә хирургия аны үзенә җәлеп итә. Бу һөнәр бик кызыклы һәм җаваплы. Үз кулларың белән синең ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышып, аларның хәлен, сәламәтлеген яхшырта аласың, дип саный ул. 

2016 елда Макашмо Әбүгалисина исемендәге Таҗик дәүләт медицина университетын «Дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамлаган. 2018 елда ул югары белем бирә торган Дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе академик И.П. Павлов исемендәге Беренче Санкт-Петербург дәүләт медицина университетында «Хирургия» белгечлеге буенча ординатура программасын үзләштергән, Таҗикстан республикасының Хорог шәһәрендә Ага-Хан медицина үзәгендә хирург булып эшли. Һичшиксез, табиб булу бик катлаулы. 

— Яхшы белгеч, бигрәк тә хирург буласың килсә, үзеңне даими үстерергә кирәк. Авыру төрләре үзгәрә, яңа ысуллар, яңа дәвалау юллары барлыкка килә, шуңа күрә без заман белән бергә атларга тиеш, — ди Макашмо Мөбарәкша улы.