главное здание ГАУЗ ЕЦРБ


ВНИМАНИЕ! С 24.05.22г. введен в эксплуатацию НОВЫЙ официальный сайт ГАУЗ "ЕЦРБ" - https://elabcrb.tatarstan.ru. Сайт http://elacrb.narod.ru - недействующий.

Алабуганың танылган хирургы Чыңгыз Асадов юбилеен билгеләп үтте

Ул 33 ел хирург булып эшли.

Бәйрәме алдыннан без табиб һәм аның хезмәттәшләре белән очраштык. Тумышы белән ул Әзербәйҗан Республикасының Баку шәһәреннән.
1990 елда Чыңгыз Асадов Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Аннары ул Яр Чаллыдагы 4нче хастаханәгә «Балалар хирургиясе» белгечлеге буенча интернатура узу өчен җибәрелә. 1991 елда Алабуга үзәк хастаханәсенә хирург булып килә.

— 20 августта мине эшкә алдылар, бүлекне күрсәттеләр, миңа бары да ошады. Коллектив белән уртак тел таптым. Шуннан бирле эшлим, — ди табиб, беренче эш көнен искә алып. — Һөнәремне алыштырам дигән уй беркайчан да башыма килмәде. Хезмәт урыным икенче йортыма әйләнде.

Беркемгә дә сер түгел, табиблар гамәлдә эшләрендә яши. Хирургия бүлеген җитәкләүгә аны 2017 елда күчерәләр, ләкин ул табиб булып эшләвен дәвам итә. Әңгәмәгә дә ул операциядән соң килде — бераз арыган, әмма бурычын башкарган. Елына ул 1400ләп операция үткәрә. Минем: «Ни өчен табиб һөнәрен сайладыгыз?» дип соравыма ул гади генә җавап бирде:

— Бу бик мөһим һөнәр дип саныйм. Уңышлы операция шатлык китерә.
Чыңгыз Фәрхәд угылы, тәҗрибәле хирург булса да, һәр планлы операция алдыннан медицина белешмәләрен җентекләп өйрәнә, хезмәттәшләре белән киңәшә. Кичекмәстән ясарга туры килгәннәрендә ул пациент белән бергә-бер кала һәм карарны да мөстәкыйль кабул итә. Хирург табиблар тәүлек буе, чиратлашып кизү тора. Ярдәм кирәк булганда, икенче хирургны да чакырып алалар.

Чыңгыз Фәрхәд угылы әйтүенчә, утыз ел элек вакытка караганда, хәзер эшләве җиңелрәк, чөнки хастаханәдә яңа заманча җиһазлар бар. Әңгәмәдән соң, табиб авыруларның сәламәтлеген белешеп, аларны карап чыгарга китте. Кирилл Грахов бирегә аппендицит белән эләккән. — Операция уңышлы узды, табибка бик рәхмәтлемен. Ул — сәләтле хирург, — ди Кирилл.

Эш тәҗрибәсен Чыңгыз Асадов укучылары белән уртаклаша. Шуларның берсе — Менделеев районыннан Рамил Хәбибуллин. — Бишенче ел эшли. Яшь, укымышлы, өметле хирург. Җыйнак, эшен намуслы үти. Мин аннан бик канәгать, — ди аның турында бүлек мөдире.
Рамил Хәбибуллин үзе остазына рәхмәт укый, ул аннан күп нәрсәгә өйрәнгән.

— Хирург һөнәре авыр. Яшь хезмәттәшләремнең бу эштән курыкмауларын, үз бурычларын үтәүләрен телим, — ди Чыңгыз Фәрхәд угылы.
Аның тагын бер укучысы — Макашмо Азичаев. Ярты ел биредә эшләү вакытында ул үзе 15, хезмәттәшләре белән 50 операция ясаган.

— Остазым Чыңгыз Фәрхәд угылы — олы йөрәкле кеше. Безгә һәрчак булыша. Аннан эш тәртибенә өйрәнәбез. Зур рәхмәт аңа! Алга таба да бергә эшләрбез, — ди яшь хирург.

Чыңгыз Асадовның улы да әтисе юлыннан киткән, медицина һөнәрен сайлаган — теш табибы булырга укый.

Чыңгыз Фәрхәд улы үзенә һәм хезмәттәшләренә карата да таләпчән, әдәпле, принципиаль, ул һәр яктан ышаныч һәм хөрмәт казанды.

Фотода Чыңгыз Асадов уртада.