главное здание ГАУЗ ЕЦРБ


ВНИМАНИЕ! С 24.05.22г. введен в эксплуатацию НОВЫЙ официальный сайт ГАУЗ "ЕЦРБ" - https://elabcrb.tatarstan.ru. Сайт http://elacrb.narod.ru - недействующий.

Табиб: Коронавирустан соң өзлегүләр барлыкка килә

Халыкны иммунизацияләү турында сөйләгәндә, яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналаштыру һәм ревакцинацияләүнең мөһимлеген билгеләп үтәргә кирәк.

Бу максат өчен берничә төр вакцина эшләнгән, алар югары нәтиҗә күрсәтте. Сүз Гам-Ковид-Вак, «ЭпиВакКорона», «Спутник Лайт», «ЭпиВакКорона-Н», «Ковивак» кебек вакциналар турында бара. Гомуми практика табиблары бүлегенең 1нче филиалы мөдире Татьяна Ковалева прививка ясауның мөһимлеге турында сөйләде.

— Күбебез бу авырыруны кичерде инде, шуңа да вакцинация кеше организмының ныклыгы өчен кирәк. Бу йогышлы авыруның беркайчан да юкка чыкмавы һәм безнең янда озак еллар булачагы белән килешергә кала. Прогнозлау мөмкин түгел, чөнки бу вирус үзгәреп тора. Ә прививкалы организм антитәнчекләр эшләп чыгарырга сәләтле. Тик шул ук вакытта вакцинациянең зарарланудан сакламавын аңларга кирәк, чөнки без яшибез һәм бу вирус белән сулыйбыз. Кемдер — бу авыруны таратучы, кемдер — авыручы. Ә вакцинация исә, исән калырга яки өзлегүләр дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирә, чөнки кешеләр авырмый тормый. Көндәлек тормышта без йогышлы авырулар госпиталендә ниләр булганын күрмибез, — ди Татьяна Ковалева.

Коронавирустан соң өзлегүләр барлыкка килә. Тромб барлыкка килү куркынычы арта, нәтиҗәдә инсульт һәм инфаркт була. Пневмофиброзлар барлыкка килә, алар сулыш активлыгын киметә. Кичерелгән өзлегүләрдән соң, йөрәк-кан тамыры авырулары көчәя.

— Бүген 18 яшькә кадәрге балалар өчен дә вакцинацияләштерү оештырыла. Мин әти-әниләргә кыюрак булырга киңәш итәм. Авыру үзе дә, организмның аннан соңгы халәте дә куркыныч. Күпләр прививка ясатудан курка һәм авыру аларны читләп узар дип ышана. Кешенең иммунитеты бүген булса да, еллар үтү белән зәгыйфьләнә. Хроник авырулар да кеше организмының каршы торучанлыгының кимүенә китерә, бигрәк тә яз һәм көз айларында, — ди табиб.

Түбән иммунитет, гадәттә, таза, йөрәк-кан тамыры (гипертония), шикәр чире, калкансыман биз авыруы, ревматик авырулары булган кешеләрдә була. Шулай ук коронавирус инфекциясеннән соң, аутоиммун авырулары барлыкка килү куркынычы югары. Вакциналаштыру нәкъ менә шундый халык категориясе өчен мөһим. Башка сүзләр белән әйткәндә, күмәк иммунитетка ирешеп, авыруны киметеп була.

Ревакцинация

Ревакцинация, иммунитетны ныгыту максатыннан, беренче вакцинациядән соң ярты ел узгач үткәрелә, чөнки вакыт узу белән, бигрәк тә хроник авырулар булган кешеләрдә, антитәнчекләр эшләп чыгару кими.

Тернәкләнү

Кичерелгән инфекциядән соң ике ай узгач, тирән диспансерлаштыру узарга кирәк. Иң мөһиме — сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, зарарлы гадәтләрдән баш тартырга кирәк. Кан басымын, сулыш, сатурацияне (кандагы кислород күләме), авырлыкны күзәтеп торырга. Шулай ук вакытында йоклау, файдалы ризыклар белән туклану, дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнү. Физик йөкләнешне киметергә.

— Кан тамырларын күзәтеп торырга кирәк. Еш кына тромб барлыкка килү чыганагы безнең аяк астында, дөресрәге, аякларда ята — бу тромбофлебит авырулары. Белгечләргә вакытында мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Әйе, хәзер аларга эләгү җиңел түгел, ә түләүле табибларга һәр кеше дә бара алмый, әмма бу очракта үз сәламәтлегеңә өстенлек бирергә кирәк, — дип өстәде Татьяна Ковалева.